Җиде айда Баулы ГХАТ бүлегендә 227 туу турында акт теркәлде. Үзган елга караганда бу күрсәткеч 1,3% ка күберәк. Шулар арасында 130 малай һәм 97 кыз. Барысы 3 пар игезәк теркәлде.
Кызларны әти-әниләр Сафия, София, Амира, Ралина, Самира исемнәре белән еш атыйлар, ә малайларга күбрәк Карим, Тимур, Ислам, Артём исемнәре бирәләр. Иң сирәк исемнәр булып Илиана, Иллария, Ларина, Ролан, Эмир тора.
Без һәр гаиләне ихлас күңелдән котлыйбыз!