Гаилә көне бәйрәм иткән көннәрдә Баулы районы ГХАТ бүлегендә гимназиянең 8 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үтте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга ГХАТ бүлегенең тарихы, бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр. Укучылар әңгәмәдә теләп һәм актив катнаштылар, төрле сораулар бирделәр. Архив белән танышу да балаларга файдалы булды.
Мондый очрашуларның төп максаты яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.