Кеше тормышы гаиләдән башлана

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Кеше тормышы гаиләдән башлана.  Баулы шәһәренең 7 –нче мәктәбендә шушы тема астында үткән Гаилә көненә багышланган чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова катнашты. 9 нчы- 10 нчы сыйныф укучыларын ул Гаилә көненең барлыкка килү, ГХАТ  тарихы белән таныштырды, демография турында сөйләп китте.  Балалар хәзерге вакытта гаиләнең нинди роль уйнауы турындагы дискуссиядә,  “ Нәрсә ул гаилә” викторинасыда актив катнаштылар, “ Гаилә балалар күзе белән” дигән видеоролик карадылар, гаиләгә багышланган шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International