"Миңа хәтер тынгылык бирми. Күзләрне йомсам, төнге тынлыкта кабат болытлы, сугыш уты белән өтелгән балачагымны күрәм". Бу юлларда "сугыш балаларының" бөтен күңел авыртуы чагылган. Бүген бик азлар гына аңлый ала- ниләр аша үтәргә туры килгән бу балаларга 1941нчы елдан 1945 нчы елларга кадәр.
Үсеп килүче буынга теге куркыныч еллар турындагы дөреслекне җиткерер өчен районда "Детство, опаленной войной" дигән китап бастырылган.
Бүгенге көндә, сыйныф сәгате кысаларында, безнең гимназиядә төрле яшьтәге укучылар "сугыш балалары" белән очрашалар. Актлар залында 8-10 сыйныф укучылары 2сугыш балаларының” берсе- Авзалов Мухтар Авзал улы белән очраштылар. Ул, укучыларга , шул вакытларда иптәшләре белән ничек укыганнарын, сугыш елларында да ничек итеп язганнарын (дәфтәр булмаганлыктан , газеталарда һәм обой кисәкләрендә язганнар) , ничек бала-чагалар кырларда эшләгәннәрен (кулларда канлы мозольләргә кадәр утаганнар, уңыш җыйганнар) сөйләде. " Авыр яшәдек, әмма беркем дә зарланмады, чөнки беләләр иде, чөнки бу-җиңү өчен кирәк иде. Әгәр бала-чакны искә төшерәм икән, сугыш елларын да күз алдыма китерәм. Балачак һәм сугыш – ике, янәшә торган сүзләр, алар беркайчан да онытылмый", - дип сөйләде Мухтар Авзал улы .
Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм сугыш хатирәләреннән , кайбер укучыларның күзләренә яшь тулды. Бәлки, нәкъ менә мондый очрашулар балаларга үз илеңә патриот булырга , тормышның һәм дөньяның кыйммәтен белергә өйрәтер.