Баулы ГХАТ бүлегендә патриотик акция старт алды

2016 елның 15 апреле, җомга

15 апрельдә  Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган  “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!”   акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган,  сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә һәр яшь парга, туй юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләргә һәм паспорт алганда  яшьүсмерләргә тапшырылачак.

Иң беренче булып Бөек Җиңү символына 15 апрельдә  язылышкан  Николай һәм Лилия Шильниковлар, Равил һәм Регина Нигматуллиннар гаиләләре ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International