14 апрельдә Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баласын теркәү өчен Ренат Рафил улы мөрәҗәгать итте. Әлеге көндә 4 ул тәрбияләүче Ренат һәм Динара гаиләсендә дүртенче ул туды, аңа Рифад дигән исем бирелде. Бу баланы Динараның сөекле иренә бүләге дип дә әйтеп була, чөнки ул нәкъ әтисенең туган көне алдыннан дөньяга килә. 8 яшьлек Руслан, 6 яшьлек Динар, 2 яшьлек Радмир энеләре туганга чиксез шатлар.
Ренат Рафил улы туу турындагы акта кулын куйды, баласының беренче документын – туу турындагы таныклыклы кабул итеп алды.
Рифадның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.