Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы гаилә юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 8 апреле, җомга

26 апрельдә бар дөньяны куркуга салган  Чернобыль һәлакәтенә 30 ел тула.  Бу һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале  нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге фаҗигагә дучар була. 

Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшү өчен Баулы районыннан да  ир-егетләр җибәрелә. Алар арасында  Юсупов Гатаулла Нурмәгдән улы да була. Ул зур илебезнең төрле милләт егетләре белән иңгә-иң терәп фаҗигане бетерүдә ал-ял белми эшли.  Сәламәтлеген куркыныч астына куеп Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Гатаулла абый тормышның һәр мизгеленең кадерен белә. Бик күп сынауларга дучар ителсә дә, ул рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алган кеше.

Матур итеп гармунда уйнаучы Гатаулла абый  45 ел элек чибәр, уңган Рәшидә апаны  гомерлек тормыш иптәше итеп сайлап алган. Алар бәхетле гаилә төзеп, матур тормыш юлын үтәләр һәм бүген “сапфир” туйларын билгеләп үтәләр.

Гатаулла  Нурмәгдән улын һәм Рәшидә Әлфәт кызын  гаилә юбилее белән Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәрипов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.Ханнанова, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар оешмасы рәисе  Илдар Бакиров, инвалидлар оешмасы рәисе Х.Мортазина, балалары, оныклары, якыннары котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International