Сугыш ветераны Минетдин Нуретдиновны 90-яше белән котладылар

2016 елның 20 феврале, шимбә

- Адым саен миналар куелган җирдән исән калдым мин, - дип исенә төшерә дәһшәтле сугыш елларын Бөек Ватан сугышы ветераны Минетдин Нуретдинов.

1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алынган егетнең  сугышчан юлы зенитчы, пулеметчы буларак башлана. Минетдин абый өлкән яшенә карамастан, искиткеч яхшы хәтере аша сугыш вакытында узган һәр көнен, сәгатьләрен төгәл әйтеп хәтерли. 

90 яше тулу уңаеннан ветеранны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан “Баулынефть” идарәсеннән тәбрик итәргә хезмәттәшләре килделәр. Минетдин абыйның нефть тармагында эшләгән еллары 34 ел тәшкил итә.

Ветеранның күкрәген Германиядә җиңү, Севастопольне азат итү, сугышчан батырлыклары өчен һәм бик күп санлы юбилей медальләре, күкрәк билгеләре бизи.

 

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International