Баулы районы Исергәп авылы киленбикәләре гаилә бәхете сере белән уртаклаштылар

2015 елның 27 ноябре, җомга

Кичәдә сәхнә түрендә авылның ике уңган килене – Зинфира Йосыпова һәм Алия Шараева булды. Шактый еллар элек авылга килен булып төшеп, алар тормыш иптәшләре белән матур гаилә булып, бианайлары белән бергә дус-тату гомер кичергәннәр.Кичәнең оештыручысы, алып баручысы район мәдәният йортының автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова, кайда мәзәк, кайда табышмак әйтеп, киленбикәләргә мәхәббәтләре тарихы, бәхетле гаилә серләре турында сорауларын бирде. Авылның өлкән апалары Минзилә Хәбипова белән Әлфия Кашаповага килен бүләкләре тапшырылды.Исергәп кешеләре бу кичәдә Баулы мәдәният йорты артистларының тулы бер концертын карады, чөнки бәйрәм буе берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап торды.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International