Баулы районында яшәүче Мөслимә апага 90 яшь тулды

2015 елның 20 ноябре, җомга

Аны тормыш бәйрәме белән котлар өчен Иске Чүте авылына күп санлы кунаклар җыелды – балалар, оныклар, оныкчыклар.  Баулы районының хакимияте дә читтә калмады.

Мөслимә апа Дәүләтбаева көчле шәхес, тормыш аны чыныктырган. Гомере буе ул Кызылъяр колхозында көч куйган, берүзе җиде баласын аякка бастырган, хәләл җефете якты дөньядан иртә киткән. Шул сынауларга карамастан, Мөслимә апа яшәү дәртен югалтмаган. Ул хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре, сугыш ветераны кебек горур исемнәр йөртә.

Мөслимә апаның иң зур байлыгы – 18 оныгы, 24 оныкчыгы. Хәзер аның янында улы Ильдар Даүләтбаев һәм килене Гөлшат яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International