Юбиляр апаны Баулы җитәкчеләре котлады

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу мизгелләрдә аның күзләрендә үзен онытмаулары, хөрмәт итеп килүләре өчен рәхмәтле булуы чагылды. Гомер бәйрәме уңаеннан аны үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре һәм район җитәкчеләре килде.

Мөшфикә апа озак еллар 7нче санлы  балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Үзен тәбрик итәргә килгән кунакларга ул эшләгән еллары хакында сөйләп узды.

Бу чор кешеләренә хас булганча, аның да тормышы авыр сугыш елларына туры килгән. Ул да яшүсмер кыз килеш басу-кырларда трактор, комбайн иярләгән. Бу вакытларны Мөшфикә апа күз яшьләре аша искә төшерә.

– Шул еллар гына минем сәламәтлегемне алды, авырлык белән генә утырып тора алам, – ди хезмәт ветераны.

Бүгенге көндә ул үзен бик бәхетле дип атый. Аның балалары – янында, 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы үсеп килә. 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International