Баулы районы буенча эчке эшләр бүлеге мәгълүмате буенча, ачыланышу вакытында авылда яшәүче егет бертуган апасының иренә ике тапкыр күкрәгенә пычак белән суккан. Зарар күргән кеше урында ук вафат була. Җинаятьче кулга алынган.