Баулы муниципаль районында “алтын” туй

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Мөрсәлимовлар   50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Рим Нәҗип улы  белән Венера Гафиятулла кызы бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Ике улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова    юбилярларга сәламәтлек, тынычлык, тигез озын гомер теләп “Районның мактаулы юбилярлары” китабына  кул куерга чакырды.

Бу тантаналы көнне   юбилярларны балалары, оныклары, туганнары, якыннары котладылар.  Г.Абдуллина башкаруындагы җырлар музыкаль бүләк булып яңгырадылар.

 Кунаклар хәйрия акциясендә дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International