Баулылар һәм шәһәр кунаклары ярминкәдә очрашты

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе
Биредә ит, яшелчәләр, сөт ризыкларын сатып алырга мөмкин иде. Хакларга килгәндә, кишернең килосы 15 сумнан, бәрәңге – 20 сум, эремчек – 140 сум. 3 литр балны 1300 сумга саттылар.

Кырым-Сарайдан килгән Мөнирә Тәкиева исә үзе үстергән каз, индоуткалар белән сәүдә итте. Кош-корт асрау белән ул 6 ел дәвамында шөгыльләнә. Ярминкәгә беренче тапкыр төшкән. Сату урыны өчен аңа түләргә кирәк булмаган.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да ярминкәгә килде. Ул сәүдәгәрләр белән аралашты. Алты килодан авыррак күркә түшкәсен күреп чын күңелдән гаҗәпләнде.

 

"Хәзмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International