Халык бердәмлеге көне

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Халык бердәмлеге көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. Ганневлар, Вочинниковлар, Гиззатовлар гаиләләренә Ана сертификаты тапшырылды, Баулы шәһәренең 12 яшь егет һәм кызына  Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хөснуллина, Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәрипов, пенсия фонды идәрәсе җитәкчесе С.Тимофеев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова  яшь гаиләләрне котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләделәр. Паспорт белән бергә укучыларга сувениралар тапшырылды.

Чарада катнашучылар хәйрия акциясендә дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International