Безнең күпмилләтле ягыбыз өчен әлеге бәйрәмнәр чыннан да әһәмиятле булып торалар. Халык бердәмлеге көне Россия тарихының батырлар битләре, гомум милләт килешүе һәм бердәмләнүенең күп гасырлар буенча җыелган гореф-гадәтләр турында искә төшерә. Без республикабызда, Баулы районында булган милләтара һәм конфессияара дөньясы белән, сәнагатьтә, мәдәнияттә, спортта булган уртак казанышлар белән горурланабыз.
Хөрмәтле дуслар! Сезгә хезмәттә яңа уңышлар, корычтай сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп калам.
Рамил ГӘТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы