Баулы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 27 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 12 малай һәм 15 кыз. Әти-әниләр кызларга София, Сафия и Софья, малайларга Ислам дигән исемнәрне еш кушалар. Иң сирәк исемнәр булып Аиша, Сумая, Алан, Фархат тора.
Без һәр гаиләне ихлас котлыйбыз һәм бәхетле тормыш телибез!