Очрашу шагыйрәләрнең иң өлкәне Мәкъмүнә Нәҗипова сүзләренә язылган “Гимназиям” гимны белән башланды. Аннары Мәкъмүнә Нәҗипова, Фикыя Садыйкова, Алсу Васикова балаларны үз иҗатлары белән таныштырдылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева алып барды.
"Хезмәткә дан"