«Татар мирасының бер энҗесе”

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
28 октябрь көнне, Баулы Үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә мәгърифәтче, гуманист, энциклопедик белемле галим, язучы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан 6 нчы мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында “Татар мирасының бер энҗесе” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Китапханәчеләр Мингалимова З.Ф. һәм Шәрипҗанова Р.Д. кичәдә катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмә, китап күргәзмәсенә күзәтү уздырдылар. Казан шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан Каюм Насыри музее турында презентация күрсәтелде.  Кичәнең азагында әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде. Викторинада актив катнашкан укучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International