| Кибет киштәсендәге кайбер уенчыкларга исең китәр |
Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары советы президиумы вәкиле Яна Лантратова сүзләренә караганда, илдә кичекмәстән уенчыкларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе белән шөгыльләнүче махсус комиссия булдырырга кирәк. Бу эшкә әлеге тармакка караган белгечләрне генә түгел, ә әти-әниләрне һәм психологларны да җәлеп итәргә кирәк, дигән ул. Яна Лантратова фикеренчә, бүген кибет киштәсендәге уенчыклар арасында курку, ярсу кебек хисләр уятучылары бихисап. Махсус комиссия вәкилләре әнә шундый уенчыкларны ачыкларга тиеш. Мондый товарларга аерым тамга уйлап табарга киңәш иткәннәр. “Кара” мөһерне сыйфатсыз материаллардан эшләнгән уенчыкларга да сукмакчылар. Тик кибетләр әлеге яңалыкка риза булырмы – монысы билгесез. Ахыр чиктә, бу – табыш югалтуга китерәчәк бит.
Белгечләр әйтүенчә, бүген илдә үсмерләрнең сәламәтлегенә тәэсир итүче товарларны җитештерү һәм сату өлкәсендә дәүләт тарафыннан тиешле күзәтү юк. Шуңа күрә кибеттә күзе атылып чыгарга әзер торган җанварлар да, аждаһаны хәтерләткән курчаклар да ирекле рәвештә сатыла. Вәзгыять алга таба да шулай дәвам итсә, йомшак аю яки озын толымлы гүзәлләргә киштәдә урын да калмаячак, дип фаразлаганнар.
Балаларны күбрәк куркыныч булып күренгән уенчыклар кызыксындыруы беркемгә дә сер түгел. Аларның күбесе – малай-кызлар яратып караучы мультфильм, сериал каһарманнары. Әти-әниләр арасында, начар әйберне балалар кибетендә сатмаслар, дип ялгыш фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Бактың исә, бүген әлеге өлкәдә мәҗбүри дәүләт стандартлары юк, алар киңәш рәвешендә генә тәкъдим ителә икән.
Уенчыкларга тамга сугу турындагы фикер Россия Дәүләт Думасында да яклау тапкан. “Сүз теге яки бу уенчыкларны сатуны тыю турында бармый, – дип аңлаткан Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет вәкиле Ольга Алимова. – Дөрес, арада һичшиксез киштәдән алып атуны таләп итә торганнары да бар. Мәсәлән, радиоактив материаллардан ясалган товарлар очрый. Әти-әниләрнең, ким дигәндә, психологларның уенчыкларга бәйле фикерен белү хокукы бар. Шуңа күрә аерым билге булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ә соңгы сүзне өлкәннәр әйтәчәк. Белгечләр бала психикасына зыянлы дип тапкан уенчык гаиләдә кирәкме-юкмы – бу һәркемнең үз эше”.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Ни өчен балалар хәзерге заманның куркыныч уенчыкларына өстенлек бирә? Бу сорауга җавап бик гади. Чөнки алар барысы да ачык төсләрдә, кайсы җырлый, кайсының утлары яна. Ягъни җитештерүчеләр сабыйларны кызыктыру өчен барын да эшли. Мәгълүм булганча, тискәре каһарманнар элек тә булган. Мәсәлән, убырлы карчык та бик ямьсез бит. Әмма ул заман әкиятләрендә яхшылык гел җиңеп чыга. Бүген исә вәзгыять үзгә. Заманча куркыныч уенчыклар ниндидер билгесезлек белән уратып алынган. Аларның холкын түгел, үзләре кем булуын да төгәл ачыклап булмый. Кулдагы уенчык балыкмы, хайванмы, әллә кешеме? Балалар өчен барыннан да бигрәк әнә шул куркыныч. Алар тирә-юньне дөрес итеп кабул итә белми. Бүгенге мультфильмнар балаларны әхлаклылыкка түгел, ә башкалар белән даими низагта яшәргә өйрәтә.
Гөлнара МӘРДАНОВА, йомшак уенчыклар тегеп сату белән шөгыльләнүче:
– Дию пәриен хәтерләткән курчакларга алмаш тәкъдим итәм. Мин теккән курчакларның йөзе юк. Теләге булса, бала күз, борын, авызны үзе ясый алачак. Мондый курчаклар элек гаиләне төрле бәла-казадан саклаучы бөти буларак кабул ителгән. Яшь әниләр аны хәзер дә бик теләп сатып ала. Йомшак курчакны баланың бишегенә яки коляскасына элеп куялар. Бер эшләнмә 500-750 сум тора. Аена шундый 4-5 курчак сатарга мөмкин. Йомшак аюлар сорап та мөрәҗәгать итәләр. Кибеттәге бертөрлелек туйдыра бит.
Илсинә ДАУТОВА, тәрбияче:
– Соң исләренә төшкән түгелме? Балаларның психикасы бозылып бетте бит инде. Төркемемдә дүрт яшьлек бер бала “үрмәкүч-кеше” булырга теләп, диварга гына үрмәләми, валлаһи. Үз-үзен тотышы, йөреше гел мультфильм каһарманыныкы кебек. Аптырагач, әти-әниләренә бу мультфильмны күрсәтмәскә куштым. Икенчесе чит ил әкиятендәге ташбака кебек кылыч күтәреп йөри. Психикасына зыян килгән сабыйлар белән нишләргә?
(“Ватаным Татарстан”, /№ 163, 23.10.2015/)