Сайлаучылар белән очрашуга депутат Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм КПРФның шәһәр комитеты секретаре Мәхмүт Гәрәев белән килде.
Виктор Пешков Дәүләт думасы эше турында сөйләде. Аннары очрашу әңгәмә формасында дәвам итте. Бик күп сораулар бирелде, кайберләренә депутат җавап таба алмады хәттә.
Очрашудан соң Виктор Пешков журналистлар белән аралашты.