Баулыда чүп контейнерларын урлап утка чыдамлылыгын тикшерәләр

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

«Мехуборка Юго-Восток» җәмгыяте Баулыда 2015 елның 1 июненнән эшли. Әлеге җәмгыять чүпне күпкатлы йортлар районнарыннан гына түгел, ә шәһәрнең хосусый секторыннан да чыгара. Шуның өчен беренче таләпләр рәтенә чүп өчен контейнерлар сатып алу керде.

Шәһәр урамнарында заманча пластмасс контейнерлар тора. Алар евро стандартка һәм санитария нормаларына җавап бирәләр. Әмма, кызганычка каршы, кайберәүләр аларны утка чыдамлы мы юкмы икәнен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International