26 октябрьда Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Әлеге көндә 4 ул тәрбияләүче Ринат Рәдиф улы һәм Гөлназ Ирек кызы гаиләсендә көтеп алган кыз туды, аңа Сәфинә дигән исем бирелде.
Әти-әниләр туу турындагы акта кулларын куйдылар, балаларының беренче документын – туу турындагы таныклыклы кабул итеп алдылар.
Сәфинәнең сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.