Чистабикә һәм Шапшак малай чисталык дәресендә

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Чараны китапханә хезмәткәре Эльвира Хәкимовна оештырды һәм алып барды. Чистабикә (Регина Альфредовна - мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм Шапшак малай (Лолита Климина) чараның төп геройлары булдылар.Башта Эльвира Хәкимовна балаларны К.Чуковскийның "Мойдодыр" әкияте белән таныштырды. Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар бирде, балаларга китапның рәсемнәрен күрсәтте. Шулчак, рәсемдәге шапшак малай балалар янында пәйдә булды. Аның исеме дә Шапшак булып чыкты.Ул балаларны үзе яши торган шапшаклар иленә чакырды. Ә аның артыннан ук килгән Чистабикә ,киресенчә ,балаларны пөхтә, чиста булырга өндәде, чөнки шундый балалар гына сау-сәламәт була, аларны кешеләр дә ярата, хөрмәт итә-диде. Чистабикә белән балалар бергәлә, Шапшакка ярдәм итәргә булдылар. Эльвира Хәкимовна әйткән табышмакларның җавапларын "Серле тарма" дан табып алып Шапшакка бүләк иттеләр. Шапшак бүләкләргә бик сөенде, бүгеннән башлап тешләрен дә, бит-кулларын да юарга, балалар әйткән киңәшләргә дә колак салырга вәгдә бирде. Шулай итеп, шапшаклар иленнән килгән Шапшак Чистабикигә ияреп "Чисталык иленә" юл тотты. Балалар килгән кунаклардан бик канәгать калдылар. Чара балалар өчен күңелле дә, файдалы да булды.


bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International