"Китап бар нәрсәдән дәва ул"

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Тат.Томбарлы авлында китап укырга яратучы,ләкин авыру сәбәпле китапханәгә йөри алмаучылар шактый. Ләкин шуңа да карамастан, аларның күбесе иң күп китап укучылар исемлегендә. Чөнки, аларның өенә китап үзе килә. Китапханә хезмәткәре Эльвира Хәкимовна бу кешеләрне бик яхшы белә һәм даими рәвештә аларны китаплар, газета-журналлар белән тәэмин итеп тора. Данир абый белән Люция апа яңалыкка омтылучан, бар нәрсә белән дә кызыксынучан гаилә кешеләре. Алар һәрбер китапны түземсезлек белән көтеп алалар, укыган китаплары буенча икесе фикер алышалар,гапләшәләр. Люция апа ЗОЖ газетасын бик яратып укый, үзенә ошаган язмаларны язып та ала икән. Сәламәтлекләре чикле булса да, икесе дә көр күңелле, тормышны, китапны яратучы кешеләр алар. Ә китап бар нәрсәдән дәва ул.


bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International