Баулы шәһәр прокуратурасы авыл җирлекләре башкарма комитеты эшчәнлегендә күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында канунчылыкта сбозулыкны ачыклады.
Тикшерү күрсәткәнчә күчемсез милекнең дәүләт кадастрында сигез муниципаль берәмлекнең (Потап-Томбарлы, Салих, Александровка, Удмурт-Ташлы, Томбарлы, Поповка, Татар Кандызы, Шалты авыл җирлекләрендә) чикләре турында мәгълүмат юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура хөкемгә сигез берәмлеккә карата гариза юнәлтте. Дәгъва әлегә карала стадиясендә.