Баулыда скандинавия йөреше сезоны ачылды

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Әлеге спорт төре белән мавыгучылар яңа сезонны Баулының “кулаклар бистәсендә”ге балалар мәйданчыгында ачтылар.  Катнашучыларны сәламәтлек төркеме җитәкчесе Валентина Якупова һәм “Милосердие” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Гарипова сәламләде. Г.Гарипова әйтүенчә, скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә теләүчеләр “Милосердие” үзәгенә килеп, прокатка таяк алып тора ала. Бер айга түләү нибары 50 сум. Валентина Якупова сәламәтлек төркеменә йөрүче иң актив спортчы парларны атады, алар – Сиринә һәм Виктор Комаровлар, Гүзәл һәм Рафаэль Вәлиевлар, Асия һәм Николай Шәриповлар, Галина һәм Валерий Носач.

 

Скандинавия йөрешеннән тыш, монда өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, тимераякта йөгерү кебек спорт төрләре буенча бушлай секцияләр эшли, ел саен кызыклы туристлык слетлары уздырыла. Һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International