25 октябрь көнне Баулының 1нче санлы спорт мәктәбендә «Кубок «Надежды-2015» исемле ХХ традицион шахмат турниры узды. Шәхси беренчелектә 1нче урын Данис Османов (6нчы мәктәп), 2нче урын Даниил Михайлов (7нче мәктәп), 3нче урын – Кирилл Рыжаков (6нчы мәктәп) яулап алдылар. Кызлар арасында 1 урын – Иделия Валиуллинада (3нче мәктәп), 2 урын – Азалия Корбановада (6нчы мәктәп), 3 урын – Виктория Муруновада (Октябрьский шәһәре).