Баулы каратистлары ТРның Беренчелеге призерлары булдылар

2015 елның 25 октябре, якшәмбе
Ярышлар 24-25 октябрь көннәрне Базарлы Матакта уздылар. Беренчелектә Татарстан шәһәрләреннән 150 спортчы катнашты. Бергә бер көрәш нәтиҗәләре буенча үз авырлык һәм яшь категориясендә Ренат Тохбатуллин икенче урын, ә Ансель Сәхибуллин, Илья Покровский, Наил Шәйхвәлиев өченче урын яулап алдылар. Тренерлары Ильяс Сәдритдиновны җиңү белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International