Слет эшендә Баулы районы да катнашты – “Без киләчәк өчен!” иреклеләр хәрәкәтеннән ирекле Гәлимуллин Радэль һәм Зәйдуллина Айгөл.
Дүрт көн узган слет кысаларында “Проектның иң яхшы иреклелесе” һәм “Иң яхшы иреклеләр берләшмәсе” бәйгеләренең җиңүчеләре билгеләнде. Профилактик проектны үз шәһәрдә реализацияләү өчен мини-грантлар отучылар арасында Баулы районы да. Аның күләме 20 мең сум тәшкил итә. Котлыйбыз!