Бүген Баулыда “Агропарк” сәүдә-сәнәгать үзәге ачылды. Беренче тапкыр аның мәйданында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин баулылыларны бу әһәмиятле вакыйга белән котлады. Сәхнәдә концерт оештырылды, ә павильон эчендә һәм агропарк территориясендә сәүдә дәвам итте. Ярминкә ассортиментка бик бай иде: төрле ит, сөт продукциясе, бал, яшелчә, печән һ.б. Хәттә тере йорт куяннары, тавыклар да бар иде.