“Ә менә сау-сәламәт хезмәткәрләр өчен бүген бернинди кызыксындыру чарасы каралмаган”, – ди ул. Гриб әлеге закон проекты ярдәмендә берьюлы ике куянның койрыгын тотмакчы. “Бер тапкыр да авырмаган өчен өстәмә өч көн ял бирелә калса, илдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр саны артыр иде. Шул ук вакытта илдә кирәксә-кирәкмәсә “больничный” кәгазе алучылар да кимер иде. Юкса, хәзер күпләр бу кәгазьне дәвалану өчен түгел, ял итү өчен генә ала”, – ди проект авторы.
Әлеге закон проекты җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр уятырга өлгергән инде. Әйтик, “Опора России” эшмәкәрләр берләшмәсе вице-президенты Александр Жарков өстәмә яллар мәсьәләсен эш бирүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш дип саный “Еш кына хезмәткәрдән “больничный” кәгазен сорап та тормыйлар. Күп очракта бу аларны озын-озак чиратларда тотмас өчен эшләнә. Аннары хәзер хезмәткәрләрне иминиятләштерү дә популярлашты. Миңа калса, кирәк чакта өстәмә өч көн ял сорап кергән кешегә бер генә җитәкче дә каршы килмәячәк”, – ди Жарков. Пациентларны яклау лигасы президенты Александр Саверский исә кешенең өч көн ял өчен генә сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлавына сагаеп карый. “Кешеләр “больничный” алмыйча гына авырый башлаячак. Бүген болай да күпләр, эшен югалтудан куркып, авыруны аяк өстендә уздыра бит. Нәтиҗәдә чир хроник авыруга әверелә. Бу исә хезмәткәрнең эшкә сәләтлелеген сизелерлек киметә”, – ди ул.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 157, 21.10.2015/)