Мәчетне киңәйтү сорауы үзеннән үзе килде, чөнки бәйрәмнәр вакытында мәчеттә мәхәлләгә килүчеләр өчен урын җитми башлады. Яңа бинаны төзү мәчетне киңәйтергә мөмкинчелек бирә, шулай ук уку сыйныфлары, балалар өчен уен бүлмәсе булачак. Әлеге проектны иганәчеләр, хәйрия ярдәме аша реализацияләргә ниятләнелә.