1 апрель көнне районыбызда традицион санитар-экологик икеайлык старт ала. Районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчә. Коммуналь һәм юл хезмәтләре хезмәткәрләре, җаваплы оешмалар тулы бер чаралар комплексы үткәрәчәк:
✅ рөхсәтсез чүплекләрне бетерү,
✅ юллар һәм тротуарларны ремонтлау һәм чистарту, тукталыш павильоннарын норматив хәлгә китерү;
✅ парклар, скверлар, һәйкәлләр һәм мемориалларны, шулай ук зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү,
✅ йорт яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү,
✅ агач утырту һәм кисү
✅ предприятиеләр территорияләрен җыештыру.
Профильле хезмәтләр сорауларыгызга җавап бирәчәк:
Рөхсәтсез чүплекләр буенча: тел. 5-29-50 (шәһәр Башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе);
Парклар һәм скверлар буенча: тел. 5-61-51 (Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе);
Юл инфраструктурасы буенча: тел. 6-07-10 (район Башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе);
Ишегалды территорияләрен җыештыру: тел. 5-15-55 (Идарәче компания).
Безнең уртак бурычыбыз - кыска вакыт эчендә районны тәртипкә китерү, аны чиста һәм уңайлы итү. Язгы эшләргә сез дә кушылыгыз!
фотода ТИҮ рәисләре, мәдәният йорты, музей һәм китапханә хезмәткәрләре.