Әлеге Конкурс ел саен үткәрелә һәм ул авыл хуҗалыгының төрле тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелә. Эксперт комиссияләре белгечләрнең һөнәр осталыгына карата куелган критерийларны анализлыйлар, җиңүчеләр турында карарлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышында кабул ителә. Һәр җиңүчегә 100 000 сум күләмендә акчалата грант алуга сертификат тапшырыла. Гаризалар 2015 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/grant-luchshiy-spetsialist-apk-2015.htm.