Баулы районыннан үтүче Мәскәү-Челәбе автотрассасында бер тәүлек эчендә ике һәлакәт булды. Беренчесе сәгать 17:50дә теркәлгән: чит ил машинасы белән идарә итүче Александровкада яшәүче 1979 елгы хатын-кыз зур тизлектә каршы юлга чыгып “Лада Приора” автомобиле белән бәрелешкән. Приора белән Сургут шәһәрендә яшәүче 1972 елгы ир-ат идарә иткән, ул нәтиҗәдә төрле яралар белән хастаханәгә җиткерелгән.
Икенче һәлакәт төнге өченче яртыда җәяүле аркасында булган. Ул тәүлекнең караңгы вакытында уткайтаручы элементлар кулланмаганы ачыкланды. Башкортстаннан булган Газель белән идарә итүче ир-ат зур тизлектә җәяүлене бәргән. Тоймазы шәһәреннән булган җәяүле Бөгелмә хастаханәсенә җиткерелгән.