9-10 октябрь көнне Казанның Агросәнагәть паркы базасында ТРның мәгариф оешмаларының продукциясе ярминкәсе узды.
Чара бик яхшы дәрәҗәдә узды, хәттә Татарстан Республикасы президенты Миңнеханов Р.Н. да катнашты.
Баулы районыннан агроколледж, мәктәпара уку комбинаты, балалар сәнгать мәктәбе, “Укучылар йорты” катнаштылар. Ярминкә нәтиҗәләре буенча Баулы районы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде.