Республикада янә кар төшүе, бозлавык һәм салкынаю көтелә

2015 елның 11 октябре, якшәмбе

Татарстан синоптиклары буенча иртәгә, 12 октябрь көнне, республикада болытлы һава булачак. Урыны белән кар төшүе көтелә. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә -3...-8 градус, көндез +3...-2 градус. Юлларның аерым участокларында бозлавык.

Сишәмбе, 13 октябрь көнне, Татарстанда болытлы һава, күпчелек районнарда юеш яңгыр, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 15 метр тизлектә. Температура төнлә +1...-4 градус, көндез +1...+6 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Чәршәмбе, 14 октябрь, болытлы көн булуы көтелә. Төнлә урыны белән юеш яңгыр. Көндез аерым районнарда яңгыр. Җил көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән секундына 13 метр тизлектә. Төнлә -2...+3 градус булса, көндез +4...+9 градус көтелә. Юлларда бозлавык сакланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International