Авыл хуҗалыгы эшчеләре көне белән!

2015 елның 10 октябре, шимбә

Бүген Россиядә авыл хуҗалыгы эшчеләре көне билгеләп үтелә. Бу көнне без таңнан таңгача, ял көннәрсез җир белән эш итүчеләрне, икмәк үстерүчеләрне котлыйбыз.

Авыл хуҗалыгы – нигезнең нигезе ул, тормышыбызның базасы булып тора. Авыл хуҗалыгысыз авылда да, шәһәрдә дә яшәп булмый. Баулы районының игенчеләре ярдәмендә бу елны 50 мең тоннан артык икмәк җыелды, уртача уңышлык гектардан 18,5 центнер тәшкил итә. Ферма эшчеләре белән 11,9 мең тон сөт савылды, 1,3 тон ит эшкәртелде.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчеләре! Чын күңелдән сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә шулай ук җиң сызганып, каты һәм онытылып эшләргә, хезмәтегез биргән җимешләренә шатланырга телим. Тырышлыгыгыз сөендерүче нәтиҗәләр белән бүләкләсен, корылык һәм коеп явучы яңгырлар читтән үтсен. Авыр һәм бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International