Агачларны урманда да, шәһәрдә дә утырттылар

2015 елның 9 октябре, җомга

Шәһәр һәм район территориясендә агач утырту эше бара.

Баулы урманчылыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 35 гектар урман утыртылган, авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрне эрозиядән саклау өчен, 28 гектар чокырлы һәм ермаклы җирләргә агачлар утыртканнар. Урманнарда, нигездә, ылыслы агачлар – нарат, чыршы, карагач – утыртылган. Шәһәрне яшелләндерү өчен питомниктан шактый күп үсенте җибәрелгән. Территорияләрен яшелләндерү максатыннан урман хуҗалыгына предприятиеләр дә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, “Баулынефть” идарәсе 350 үсентегә заказ биргән.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International