Су проблемасы юк, элемтә дә яхшырачак

2015 елның 9 октябре, җомга

Быел Уба авылында “Чиста су” программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләре капиталь ремонтланды.

Әлег торак пунктны су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләүгә өч миллион сум акча бүлеп бирелде. Авыл халкы башкарылган эштән канәгать калган.

Тиздән Убага югары сыйфатлы элемтә дә барып җитәчәк. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренә караганда, бүгенге көндә Иске Чүте авылы аша Убага кадәр оптик-җепселле элемтә линиясе сузу эше төгәлләнеп килә. Димәк, тиздән әлеге торак пунктлар халкы югары тизлекле интернеттан файдаланачак, цифрлы телевидение карый алачак.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International