8 октябрь көнне Россиядә Әдәбият елы кысаларында һәм рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның тууына 120 яшь тулу уңаеннан Үзәк китапханәдә “Йолдызлар артыннан атлагыз...” әдәби салоны үткәрелде. 5нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбият укытучысы Бормотова Лариса Николаевна җитәкчелегендә сәхнәләштергән формада 20нче гасыр башын, Есенинның тормышын һәм иҗади юлын сүрәтләделәр, аның шигырьләрен укыдылар, “Анна Снегина” поэмасыннан сюжетын күрсәттеләр. Һ.б.