Юл кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк

2015 елның 9 октябре, җомга

Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләрендә үзгәрешләр эшкәрткән. Алар арасында “куркыныч йөртү” төшенчәсе барлыкка киләчәк. Әлеге проект норматив хокукый актлар порталында урнашкан.

Куркыныч йөртү төшенчәсе астында интенсив хәрәкәт вакытында берничә тапкыр урынны үзгәртү, кискен туктау, дистанцияне сакламау һәм юлдагы башка маневрлар булуын аңларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International