2016 ел Россия киносы елы булачак

2015 елның 9 октябре, җомга
“Җәмәгатьчелек игътибарын Россия кинематографына җәлеп итү өчен, 2016 елда Россия Федерациясендә Россия киносы елын үздырырга карар кылам”, - диелгән әлеге документта. Шуның белән бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәтенә оештыру комитеты булдырып, аның составын раслау йөкләнгән. Моннан тыш, РФ Министрлар Кабинеты Россия киносы елын үткәрү буенча төп чаралар планын эшләп расларга тиеш була. РФ төбәкләре башкарма хакимият органнарына исә мәдәни чаралар серияләренә булышу тәкъдим ителә. Шулай ук Россия кинотеатрлары елына кимендә 20 процент экран вакыты күләмендә илебез фильмнарын күрсәтү өчен “мөмкин кадәр тырышлык куярга” тиешлеге турындагы килешүгә кул куелган. Бу турыдагы документ РФ Мәдәният министрлыгы белән Кино фонды һәм “Киноальянс” коммерцияле булмаган партнерлыгы (ә аңа «Люксор», «Пять звезд», «Синема стар» кебек Россия киночелтәрләре керә) арасында имзаланган, шушы өчлек тагын бер килешүгә кул куеп, Россия киносын пропагандаларга алынган. Шул рәвешле, илебез кинотеатрларында, һәрбер сеанс алдыннан, Россия киносын пропагандалый торган социаль роликлар күрсәтелә башлый.

tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International