Кичә һәм бүген Бауының аскы өлешендә су “Гали” мәчете яныннан юл буйлап акты. Сәбәбе – узәк линиядә ватылу очраклары. Су хәзердә юк, көндез дә булмыячак. Су белән тәэмин итүче оешма диспетчеры сүзе буенча, бүген ремонтлау бригадасы төшке ялсыз эшлиячәк. Мәчет янындагы аварияне бетерәчәкләр, хәзер эш икенче авария булган урында бара.