Яңгыр һәм көчле җил булуга карамастан, шимбә көнне Баулының вертолет мәйданчыгында һәм «трёхгорка» районында баулылылар инициативасы буенча шимбә өмәсе узды. Өмәдә агроколледжның укучылары һәм укытучылары, үзләре теләп килүче өч баулылы актив катнашты. Йөк автомобиле чүп белән тулды. Чүп салыр өчен капчыклар бетү сәбәпле, ике ярым сәгать соң өмәне төгәлләргә туры килде. Чүп күләме тулаем бетмәде әлбәттә...
Безнең гражданнар теләсә нәрсә ыргыталар, күпчелектә – пластик һәм пыяла шешәләр. Ял итү урыннарда бигерәк тә күп алар. Мондый урыннар шәһәрдә аз түгел...