Үткән шимбә көнне Казан-Ырынбур юлының 361 километрында юл һәлакәте булды. 1982 елгы ир-ат идарә итүче “Лада-111730” транспорт чарасы белән каршы юлга чыгып ВАЗ-21120 автомобиле белән бәрелеште. ВАЗ-21120 пассажиры һәм “Лада” пассажиркасы Баулы хастаханәсенә җиткерелделәр. Балаларны тоткарлаучы җайланмадагы утырган кече яшьтәге бала, бәхеткә, яраланмаган. Ләкин аның әнисе хастаханәдә вафат булды.