1 октябрь көнне Баулы шәһәр китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган “Акыллылык, игътибар һәм мәхәббәт бәйрәме” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чарага “Здравушка” сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзәләре, 1нче мәктәпнең ветераннары һәм өлкән яшьтәге китапханәнең укучылары чакырылды.
Бәйрәмдә 1нче мәктәпнең 7 сыйныф укучылары һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары катнашты. Алып баручылар - Сальва Гәбдуллина һәм Гүзәл Вәлитова булдылар.