Мәктәп, укытучы, тәрбияче... Бу барысы безне бала-чак, тормыш юлын сайлау белән бәйле. Укытучы профессиясеннән мөһим профессия юк Җир шарында, чөнки барысы да нәкъ акыллы, игелекле, кайгыртучан, җан җылылыгын һәм көчен жәлләмәүче укытучыдан, мәктәптән башлана. Шуңа күрә туганнарыбыз, якыннарыбыз белән беррәттән даими мөһҗизалы белем дөньясына юл ачучы укытучы тора.
Бүгенге көндә укытучы алдында кыен мәсьәләләр. Ул заман тенденциясенә иярергә тиеш, шул ук вакытта тәҗрибәсен арттырырга мәҗбүр. Үзенең тирән белеме, арымыйча-талмыйча хезмәт күрсәтүе белән укытучы бүгенге укучыларның, димәк илебезнең дә, интеллектуаль потенциалын формалаштыра.
Хөрмәтле укытучылар! Сезгә эшегездә энергия, укучылар белән үзара килешкәнлек һәм укытучы профессиясенә тугры булып калуын телим. Уңышлар сезгә!