Кичәгә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Мөгыйнов Хәким Сәгыйт улы килгән иде. Ул барлык ветераннарны бәйрәмнәре белән котлады һәм Баулы ҮКС директоры Лилия Рәфгать кызы белән сугыш чоры балаларына бүләкләр тапшырдылар.
Сугыш чоры балалары. Алар дәһшәтле елларның авырлыгын ыңгырашмыйча күтәргән нәни куллары белән алабута, кычыткан, кузгалак җыеп, шуларны ашап исән калганнар Кичә барышында алып баручылар һәрбер сугыш чоры баласының тормыш юлына аерым тукталып, сөйләгәндә алар турында экраннан презентация күрсәтелде. Һәрбер ветеранга багышлап, М.Җәлил мәдәният йорты артистлары җырлар башкарды.
Сугыш чорының михнәтле елларында халык сыер асрап сөтен-маен, сарыкларның йонын, итен, тавыкның йомыркасын, бәрәңге үстереп, аны киптереп, калган сарык йоныннан җылы бияләй һәм оекбашлар бәйләп фронтка җибәргәннәр.
Шул елларны искә алганда “Барысы фронт өчен, барысы җиңү өчен” дигән лозунг астында яшәп ачыккан, ялангач булган, тормышның бик авыр шартларына түзеп яшәгән ветераннарның күзләренә яшь тыгылды.
Кичә азагында барлык ветераннарга чәчәк бәйләмнәре һәм өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм пакетлары тапшырылды. Ветераннар истәлеккә фотога төшеп, күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп, таралдылар.
bavly-cbs.ru